Иске Әнәле балалары өлкәннәрне котлый
Иске Әнәле балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан матур чара узды.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
"Районыбыз үзәге янында, Иске Әнәле дигән авылда, яшәгән ди әби белән бабай. Бүген өлкәннәр көнендә өй тулы бала-чага җыелган. Әби өстәл тутырып пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешергән. Ә бабай гармунын алып балаларны җырга-моңга өйрәткән. Ашап эчкәч, әби балаларны сөендереп әкият укыган."
Әнә шундый эчтәлектәге чыгыш ясаган алар.
“Кадерле, яраткан әби-бабайлар, сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә тормышыгызда озын, игелекле һәм якты көннәр телибез, бәхетле яшәгез. Һәр көн шатлык һәм мәхәббәт белән тулып торсын! Оныкларыгыз игътибары һәм кайгыртуы белән сезне сөендерсен”, - диләр бакча хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев