Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иске Әнәледә “Каз өмәсе” гөрләде

Районыбызда халкыбызның милли йоласы – Каз өмәләре 6 җирлектә узды.

(6 декабрь, “Апастово-информ”).

  Иске Әнәле авылы клубында узган “Каз өмәсе” Чүрибураш, Иске Әнәле, Иске Йомралы, Ишеево, Табар Черкене авыл җирлекләренең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр катнашында әзерләнде.
  Сәхнәдә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре искә алынды, каз өмәсе йоласы күрсәтелде, җырлар яңгырады. Фойеда оста авылдашларның кул эшләре урын алды.
Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев һәм шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина катнашты.
“Без йолаларыбыз аша милләтебезне, туган телебезне саклап калабыз. “Каз өмәсе” дә матур йола буларак бүген дә саклана, яши, милли үзенчәлеген югалтмый, - диде Луиза Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев