Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иске Әнәледән Шәһит абый Нәбиуллин пенсия акчасыннан хәрбиләр 10 мең акча бирде

Иске Әнәле авылында яшәүче, тугызынчы дистәне ваклап, сабыр гына гомер көзләре буйлап атлаучы Шәһит абый Нәбиуллин да махсус хәрби операциядәге егетләргә үз ярдәмен күрсәтте.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).



Ул үзенең пенсиясеннән 10 мең акча бирде. Аксакал үз үрнәгендә егетләргә ныклык өстәргә чакыра.

-Тепловизор алу өчен өлешемне кертәсем килде. Җылы өебездә тынычлап тәмле чәебезне эчәргә язсын. Тынычлык булмаса, ашның тәме, көннең яме булмый ул, - ди Шәһит абый.
Шәһит абый гомер буе туган авылында хезмәт итә. Куян да карый, көтү дә көтә. 8 класста укыганда ук кырда эшли. Бригадир ярдәмчесе, бригадир була. Колхозда ат җигеп, терлекчелек өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Шәһит абый бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Гел хәрәкәттә ул. Мәчеткә йөри, намазларын калдырмый.

-Ходайга мең шөкер итеп яшим. Сәламәтлегем дә әйбәт. Дару эчмим. Караучыларым да күп, ялгызлыгымны сизгәнем юк. Газеталар укыйм, башваткычлар чишәм. Пенсия вакытында килеп тора. Бөтен әйберем бар. Ил-көнгә тынычлык сорап догалар кылам, изге уйлар белән яшим- ди үзе.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев