Иске Йомралы җирлеге “Җиңү салюты” фестивалендә балалар йорты тарихын сурәтләде
Иске Йомралы авылында да балалар йорты эшли. Бөек Ватан сугышы елларында авылга килеп урнашкан балалар йорты тарихын ветеран укытучы Сания апа Сафиуллина барлаган.
(30 апрель, “Апастово-информ”)
Ул укучылар белән берлектә туплаган мәгълүмати альбом бүгенге көндә Иске Йомралы мәдәният йортында саклана. Авыл җирлегендә узган “Җиңү салюты” фестивалендә дә әлеге мәгълүматларга таянып, сугыш чоры еллары чынбарлыгын тамашачы күңеленә җиткергәннәр. Алар бу елларны геройларның исемнәрен дә үзгәртмичә сәхнәләштергән.
Балалар йорты 1941елда оешкан. Аны оештыруда Ленинград фронтында яраланып кайткан Миңнуллин Габдулла булышкан. Сугышка кадәр дә, яраланып кайткач та ул авыл Советы председателе булып эшләгән. Яңа мәчетне балалар йорты итеп күчерәләр.
-Апас районының Дәвеш, Чүрибураш, Иске Йомралы, Шонгаты авылларына балалар алып киләләр. Иске Йомралы авылында аларны мәчет бинасына урнаштыралар. 150ләп бала була. Хөкүмәтебез һәм авыл халкы балаларның хәлен җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең бөтенесен дә эшләргә тырыша. Әмма сугыш үзенекен итә – ашарга җитәрлек булмый. Балаларның өйдән-өйгә кереп хәер сорап йөргән чаклары да, урлашкан вакытлары да була. Әмма ачлыкның иң үзәккә үткән чагы – 1944 ел, авыл халкының инде үзенең дә ашарга каян табарга белмәгән чоры. Авыл урамнарында хәтта кычыткан да бетә ул елны. “Шуның кадәр ачлык иде. Кая барсак, нишләсәк тә, гел ашау турында гына уйлап йөри идек без. Басуга чыксак, клевер ашыйбыз, борчак күрсәк борчак урлыйбыз, урманга керсәк җиләк эзлибез”, - дип искә алган Хәсиб абый, - дип сөйли Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев