Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Югары Акхуҗада ни хәлләр?

Югары Акхуҗа авылында узган халык җыенында да тормыш-көнкүреш шартлары турында сүз барды.

(26 январь, “Апастово-информ”).



Узган ел Карамасар авылында чишмәләрне төзекләндерү эшенә зур игътибар бирелгән. Өмәләрдә олысы-кечесе, авылдан читтә яшәүчеләр дә актив катнашкан. Эш Раилә Салавиева тырышлыгы белән алып барылган.


Берләш авылында халык соравы буенча кое төзекләндерелгән, яңа боҗралар куелган. Югары Акхуҗа авылында зират рәшәткәләре яңартылган.

 

“Үзара салым акчасына юллар салынды, урам утлары янарды, авылларда куркыныч тудырып торган агачлар киселде. Үлән чапкыч алынды”, - диде җирлек башлыгы Зөфәр Юзиев.


Халык җыены район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов рәислегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев