Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Югары Балтайда Мусиннар гаиләсе хөрмәтләнде

2024 ел – Рәсәйдә гаилә елы дип игълан ителде.

(29 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Әлеге уңайдан барлык авылларда да гаилә бәйрәмнәре оештырылды, парлы гаиләләр үрнәк итеп куелды. 

Югары Балтай авылында Ильгиз һәм Гөлсем Мусиннар 45 ел парлы гомер итәләр. Авылның күрке, һәркем өчен үрнәк алар. 


Клубта үткән кичәдә дә тату гаилә серләре уртага салып сөйләшендә, гаилә башлыгы һәм хуҗабикәнең уңганлыгы, тырышлыгы хакында күп сөйләнде. 


Кичәдә Мусиннарның туганнары, балалары да катнашты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев гаиләне тәбрик итеп, изге теләкләр җиткерделәр. 


Кичә җыр-моңнар, изге теләкләр, чыгышлар белән үрелеп барды. Клуб мөдире Гөлия Мусина авылда яшь гаиләләрнең күбрәк калуын теләде, аларны өлкәннәрдән үрнәк алып яшәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев