Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Югары Ындырчыда узган очрашу кичәсе барлыгы 16 парлы гаиләне үзенә җыйды

Әлеге кичә Гаилә елы уңаеннан оештырылды һәм анда 60, 50, 45, 40, 35 һәм 30 ел бергә гомер итүче пар канатлар катнашты.

(31 январь, “Апастово-информ”).



Бәйрәм искиткеч күңелле, матур узды. Үрнәк парлар төркем-төркем сәхнә түренә менеп, үзләренең танышу һәм кавышу мизгелләрен искә алдылар, тату гомер итүнең серләрен ачтылар, киңәшләрен бирделәр. Алар арасында 60 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Миңнулла абый һәм Галия апа Гафиятуллиннар, 50 ел бергә гомер итүче Наил абый һәм Рәшидә апа Зәйнуллиннар, Фарих абый һәм Әлфия апа Зәйнуллиннар да бар иде. Якыннары алар хөрмәтенә җыр-моңнарын бүләк иттеләр, чәчәк бәйләмнәре белән сөендерделәр, җылы хисләрен җиткерделәр.

Бер төркем активистлар, иганәчеләр оештырган җылы очрашу кичәсе бер сулышта узып китте. Соңыннан һәр катнашучы парга истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады. Бу хакта авыл мәдәният йорты мөдире Люзия Нафикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев