Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кәфил Гыймранов: “Быел печән дә, иген дә уңды”

Урып-җыю эшләре белән танышу максатыннан Коштавылы авылында эшләп килүче Кәфил Гыймранов хуҗалыгында булдык.

  Хуҗалык 215 гектар җирдә арпа, бодай, солы үстергән, уңышын вакытында җыеп алыр өчен бар көчләрен биреп хезмәт итәләр.
Рафыйк Кәримов белән Илнур Хәсәнов алдынгы механизаторлар. Нинди техникага утырсалар, нинди эшкә тотынсалар да сынатмыйлар.
“Мәктәпне тәмамлаганнан бирле техникада эшлим. Кәфил абый чакыргач килдем, комбайнга да, тракторга да, машинага да утырырга туры килә. Кырда кайнар ризык ашыйбыз, акчаны вакытында алабыз. Икмәген, печәнен, саламын да кирәк хәтле алабыз”, - диде Рафыйк Кәримов.
  Басуда һәрбер эш тәртипкә салынган. Шунда ук саламын да рулоннарга салып, эскертләргә өеп баралар.
  “Быел печән дә, иген дә уңды. Хуҗалыгымдагы атларга, сарыкларга, казларга ел ярымга җитәрлек азык әзерләп куйдым. Эшләүче егетләргә дә бирәм, авыл халкына да җитә. Көннәр матур торганда, бер генә минутны да әрәм итмичә икмәкне җыеп алып амбарларга салу өчен тырышабыз”, - диде хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев