Камада катер йөртүче баржа белән бәрелешеп һәлак булган
Гадәттән тыш очрак 7 июнь төнендә Удмуртиянең Кама елгасында, Каракулино районындагы Ныргында авылы янында булган. Россия Тикшерү комитетының Үзәк МСУТ хәбәр итүенчә, 38 яшьлек катер йөртүче «Окский-27» елга толкачы (бөхтергече) тарафыннан сөйрәтелүче баржа белән бәрелешкәндә һәлак булган.
Бу факт буенча су транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча тикшерү башланган.
Тикшерүне Удмуртия транспорт прокуратурасы да башлаган. Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәрендә әйтелгәнчә, урынга республиканың транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев