Карабай авылында яшәүче Кафия апа һәм Шәмсия апа Әхмәдуллиналарга Татарстан Рәисенең бүләкләре тапшырылды
Тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар дәвам итә.
(23 апрель, “Апастово-информ”).
“Бүген авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов белән ветераннарыбызга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тапшырдык. Ак яулыклы әбиләр без килгәнгә шатланып, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Илгә-көнгә тынычлык теләп, үзләре дә матур теләкләрен ирештерделәр”, - дип хәбәр итте авыл клубы җитәкчесе Наилә ханым Гыйззәтуллина. (ред.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев