Карабай авылында яшәүче Нияз Гизатуллин без «Әби-бабай булу – бәхет!» дип аталган фотоконкурста катнаша
Башкорстан газетасы редакциясе Халыкара әби-бабайлар көне уңаеннан без «Әби-бабай булу – бәхет!» дип аталган фотоконкурс игълан иткән.
(30 октябрҗ, «Апастово-информ»)
Бу конкурста Татарстан республикасы, Апас районы, Карабай авылында яшәүче Нияз Гизатуллин да катнашты. Ул Иске Йомралы урта мәктәбенең 3нче сыйныфында белем ала.
Бәйгегә Нияз дәу әнисе белән бергә төшкән фотосын һәм язмасын юллаган:
"Мин дә гаиләбезнең иң хөрмәтле олы кешесе, яраткан дәү әнием Гыйзәтуллина Галиябану Исмагыйль кызы турында язасым килә. Ул 41 нче ел баласы. Сугыш башланып, 2 ай узгач туган ул.
Авылның барлык авыл ир-егетләре кебек, аның әтисе дә сугышка алына, шул китүеннән 1942нче елда ук хәбәрсез югала һәм туган нигезенә кире әйләнеп кайтмый.
Дәү әнигә бер генә тапкыр да "Әти" - диеп әйтергә, әтисеннән "Кызым" - дигән сүзне ишетергә, аның алдына утырып уйнарга, иркәләнергә
насыйп булмый.![]()
Шулай да ачлы-туклы балачак, авыр үсмерлек еллары - дәү әниемнең рухын сындырмый, киресенчә, ныгыткан гына. Ул аң-белемгә
омтылучан, тырыш, максатчан булып үсә. Бер нәрсәдән дә курку белмәгән кыз - иптәшләре белән бергәләп, мәктәптә укыганда ук, дәресләр башланганчы, атлар
фермасына ел әйләнәсе су ташыган, куяннар
караган. Әнисенә аз булса да ярдәм иткән.
Аннан, урта мактәпне тэмамлагач, туган авылында калып, "Энгельс" колхозында хисапчы булып эшли башлый. Читтән торып булса да хисапчы һөнәрен үзләштерә. Нинди генә эшкә тотынса да, үз эшенең остасы була ул. Бер эштән дә куркып, югалып калмый.
✅Колхоз басуында чөгендерен дә эшли, колхоз кырында да, ындырда да эшләргә өлгерә.
⃣ 40 елдан артык бер урында хезмәт юлын үтә. Эшләү дәверендә алган барлык 🎁бүләкләрен дә, ядкарь сандыгындагы мактау кәгазьләрен дә📜санап бетергесез.
☝Район һәм авыл җитәкчеләре дәү әнинең хезмәтен югары бәялиләр, аның фотосурәте
районның да, авылның да мактау тактасында бик күп еллар тора. 👏
✅Гомер уза - 1998 нче елда зурлап лаеклы ялга озаталар үзен.
Яшәү дәверендә адәм баласы ниләр генә күрми! Дәү әниемне дә язмыш төрле яклап сыный шул. Тормыш иптәше, дәү әтием Рәшит белән очрашып,💞кавышып, өч балага гомер биреп, тигезлектә, матур тормышта яшим дигәндә, дәү әти, барсын да калдырып, бу дөньядан китеп бара.🥺 Бөтен тормыш - 35 яшьлек дәү әни җилкәсендә кала...
☝Ул вакытта да сынмый, сыгылмый, балалары һәм кайнасы белән бергәләп тормыш көтә, кош-кортын да, олы терлегендә тота.
Хәзер дәү әни:
- Ярый эле Ходай матур тормышны картлык көнемә биргән, - дип дога кыла. Биш вакыт намазын укып - Ходайдан, балалырына, оныкларына озын гомер, илгә - көнгә тынычлык сорап, изге догаларын кылып - безнең белән төп йортта гомер кичерә.
Авыл халкы да аны хөрмәт итә, ярата.👍 Чөнки ул бар кешегә дә үрнәк булырлык Акьәби бит! Дәү әниемне мин дә яратам, аның белән чын күңелдән горурланам. Аңа озын, бәрәкәтле гомер телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев