Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карабайда тату гаилә серләре турында сөйләштеләр

Гаилә елы уңаеннан, Карабайда яшәүче Илдус һәм Роза Бариевлар катнашында кичә узды.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



“Безнең Карабай авылында тату, матур гаиләләр бик күп. Ә 45 елдан артык бергә яшәп, бар кешегә дә үрнәк булу - үзе зур бәхет бит ул”, - ди кичәне оештыручы Наилә Гыйззәтуллина. 
Илдус абый һәм Роза апа Бариевлар шундый парларның берсе. Клубта алар белән очрашып, озак еллар тату гаилә булып яшәүнең серләрен белеп, аларны котлап, матур очрашу үткәрделәр. 
 
“Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез алдагы көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп, оныклар хөрмәтен тоеп, озак еллар гомер кичерергә Ходай насыйп итсен Сезгә”, - дип теләкләрен дә җиткерде мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев