Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Карамасар клубы төзекләнә

Карамасар авылында клуб бинасы зур үзгәрешләр кичерә.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Бүгенге көндә анда тулы көченә капиталь төзекләндерү эшләре бара.

“Клуб төзекләндерү март аенда башланып китте. Ул илкүләм милли-мәдәни проектлар нигезендә башкарыла. Федераль бюджеттан 20 миллион тирәсе акча бүлеп бирелә. Замана таләпләренә туры китереп ясала. Барлык җиһазлар яңара һәм тирә-юне дә төзекләнәчәк. Эшләр август азагына тәмамланыр дип көтелә”, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.


Карамасар авылы клубы 1974 елда төзелгән. Шуннан бирле җиңелчә төзекләндерү эшләре генә күргән бина инде шактый иске хәлгә килгән иде. Тиздән якты, матур, заманча клуб халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Ул 100 урынга исәпләнгән.

Клуб эчке яктан да, тышкы яктан да төзекләнә. Түбә ябыла, матур итеп тышлана, җылыту системасы, электр челтәре яңара. Диварлар матур төсләргә буялачак. Урам якка матур брусчатка да җәелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев