Карамасарда экологик акцияләр узды
12 майда Россия һәм элеккеге СССР илләре экологик белем бирү көнен билгеләп үттеләр.
(15 май, “Апастово-информ”).
Максаты - барлык өлкәләрдә экологик белемнәрне актуальләштерү. Бу көнне төрле экологик акцияләр үткәрелә. Табигатьне саклау темасына күргәзмәләр, конференцияләр һәм балалар иҗаты конкурслары уза.
“Кешеләр табигатьне саклау чараларында - елга һәм сулык ярларын чистартуда, паркларны җыештыруда, территорияләрне яшелләндерүдә катнаша. Бу бәйрәм табигатьне саклау идеясен алга сөрүдә катнашкан һәркемгә кагыла. Карамасар авылында да табигатьне саклау буенча акцияләр узды. Без һәрчак табигать сагында. Авылда экологик өмәләр еш уза. Чишмәләрне яңарту эшен дәвам итәбез”, - ди Раилә апа Салавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев