Каратун җирлеге районда сәнәгать үзәге булып тора
Җирлектә 8 җитештерү оешмасы эшчәнлек алып бара.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Каратун авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, район прокуроры Зөфәр Абитов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирлекнең эшчәнлеге белән таныштырып, халыкның көнкүрешен яхшырту өстендә даими эш алып барылуы хакында белдерде.
Бүгенге көндә җирлектә барлыгы 421 хуҗалыкта 969 кеше гомер кичерә. Барлыгы 25 күп балалы гаилә теркәлгән. 8 яңа гаилә барлыкка килгән, 13 бала дөньяга аваз салган. 12 егет өлешчә мобилизация кысаларында, 16 егет контракт нигезендә махсус хәрби операциягә киткән. 4 каһарман егет яу кырында батырларча һәлак булган. Каратун җирлегендә волонтерлык эше дә оешкан төстә бара. Шулай ук даими рәвештә егетләргә гуманитар ярдәм дә озатыла. Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев шәхсән үзе дә делегация составында гуманитар йөк илтүдә катнашкан.
Авыл җирлегенә төрле сораулар белән 39 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар уңай хәл ителгән.
“Халык мөрәҗәгате читтә калмый. Урам утларының яктырткычлары алмаштырылды, агачлар киселде. Халыктан җыелган чүп-чар ТБОга илтелде. Шулай ук су насослары алмаштырылды. Территорияләрне һәрвакыт тәртиптә тотабыз. Балалар мәйданчыгыннан чүп-чарларны җыештырабыз, кышын урамнарны кардан арындырабыз”, - дип белдерде Радик Исмәгыйлев.
Җирлек башлыгы үзара салым акчаларының да тиешле максатларда кулланылуын әйтеп узды. Узган ел әлеге акчаларга Морзалар авылының Северная урамына 184 метр озынлыкта, Каратун станциясенең Магистральная һәм Строительная урамнарына 224 метр озынлыкта, Каратун ашлык кабул итү бистәсенең Береговая урамына 115 метр озынлыкта, Свияжский бистәсенең Заводская урамына 241 метр озынлыкта таш юл салынган, Каратунның урам утларына яңа яктырткычлар алынган, Һади Такташ урамына өстәмә 7 ут баганасы һәм яктырткычлар куелган. Каратун ашлык кабул итү бистәсенең Зур Урамында һәм Свияжский бистәсенең Совет урамында контейнер мәйданчыклары булдырылган.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев агымдагы елда башкарылачак мөһим эшләр, планнар белән дә уртаклашты, кайбер авылларны үзара салым акчасын җыюда активрак булырга чакырды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җирлек халкын районда барган эшләр белән таныштырды, Каратун авыл җирлегенең районда сәнәгать үзәге булып торуын әйтте.
Халык җитәкчелеккә сорауларын җиткерде. Нигездә, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар яңгырады. Җыенда район үсеше, төрле республика программалары хакында мәгълүмат бирелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде.
Шулай ук халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә ассызыкланды. Район прокуроры Зөфәр Абитов авыл халкын һәрвакыт уяу булырга чакырды. Авылларда шикле кешеләр күренгән очракта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген, өлкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итте. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Рания Сибгатуллина соңгы вакытта мошенниклар еш куллана торган алдау ысуллары, алардан саклану чаралары турында искәртте һәм район эчке эшләр бүлегендә яшьләр өчен эш урыннары булдырылу әлеге юнәлештә белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Районның газ хезмәте җитәкчесе Марс Нәбиуллин соңгы вакытта республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә, салкын көннәрдә куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
Җыенда авыл өчен җан атып, ярдәм итәргә тырышып яшәгән, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев