Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Каратун җирлегендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Каратун, Морзалар, Ашлык кабул итү пункты һәм Свияжский бистәсендә яшәүче өлкән буынга күчтәнәчләр таратылды.

(4 нче октябрь, “Апастово-информ”).

  Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан җирлекләрдә күчтәнәчләр тарату һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар уза. Каратун җирлеге хезмәткәрләре дә әлеге изге эшкә кушылды.
  “Җирлек буенча 551 өлкән кешегә күчтәнәчләр тараттык. Алар белән очрашып, сөйләшеп гозерләрен тыңладык. Өлкәннәребез исеменнән район башлыгы Айрат Җиһаншинга, “Апас-Мол”га рәхмәтләрен ирештерделәр. Шулай ук җирлектәге оешмалар да үзләрендә эшләп чыккан абый-апаларына бүләкләр бирәләр”, - диде җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев