Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Каратун мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды

Каратун мәктәбендә «Балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге безнең кулларда» дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы узды.

(18 сентябрь, “Апастово-информ”).



Җыелышта ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев тә катнашты һәм юл иминлеге, балаларны хәвеф-хәтәрләрдән саклау турында сөйләде.
Балигъ булмаганнарның, шул исәптән велосипед, мото һәм автотранспорт чаралары белән идарә иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау турында сүз булды.
ДАИ бүлеге җитәкчесе төбәктәге юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын әйтте, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына игътибарны юнәлтте һәм ата-аналарны балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштырырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев