Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Каратунда театральләшкән күренешләр аша гаилә кыйммәтләре яктыртылды

2024 ел - Гаилә елы уңаеннан Каратун мәдәният йортында “Гаиләм - гомер юлым” дип исемләнгән тематик концерт кичәсе узды.

(30 январь, “Апастово-информ”). 
 



Биредә Каратун җирлегендә озак еллар иңне-иңгә куеп гомер кичерүче үрнәк парлар искә алынды, аларның фотолары тәкъдим ителде. 
Бәйрәмчә оештырылган концерт кичәсе җылылыгы, матур күренешләре белән һәркемнең күңеленә үтеп керде. 
Театральләшкән күренешләр аша гаилә йолалары, бәйрәмнәре яктыртылды. Туйлар үткәрү, яңа туган сабыйны каршы алу күренешләре - барысы да тамашачыны җәлеп итәрлек булды. Парлы дуэтлар, әниле-кызлы, әниле-уллы, апалы-сеңелле чыгышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. 
Кичәдә авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев та катнашты һәм Гаилә елы уңанннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бу хакта Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев