Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Кәрзин-кәрзин гөмбә җыям”

Апаста яшәүче Фирүзә апа Насыйбуллина да 25 ел гөмбә җыярга йөри. Шуңа күрә аны, һичшиксез, оста гөмбәче дип атарга була аны.

“Гөмбә җыя башлавыма иптәшем сәбәпче булды. Ул урман хуҗалыгында эшләгәч, күбрәк аның белән чыгып китә идем. Өйрәтүче дә, күрсәтүче дә булмады.

Үзлегемнән башта майлы гөмбә, җирән гөмбә, соңрак гөреҗдә, аннан баллысын җыярга өйрәндем. Урманга чыгып китә идек тә, рәхәтләнеп үрмәли-үрмәли җыя идек. Быел август ае бик кызу булганлыктан, гөмбә җыю сезоны соңарды. Сентябрь ахырында гына җыярга тотындык. Майлы гөмбәне эшкәртү авыррак, башта аларны чистартам, аннары ике мәртәбә юам, кайнатам. Ә җирән гөмбә белән баллы гөмбәне эшкәртүе ансатрак. Наратлыкта үсә торган рядовка дип аталганы да бик тәмле булла”, - дип сөйли Фирүзә апа.


Гөмбә җыярга барганда ничек киенергә, үзең белән нәрсә алырга кирәклеге турында да киңәшләрен бирде ул.
“Гөмбәгә барганда аякларыгызга бутый, өстегезгә кулларны, аякларны, муенны каплый торган кием киегез. Баш киеме дә булсын. Урманда еланнар, урман бетләре, зарарлы бөҗәкләр булуы мөмкин. Чиләк, пычак та кирәк булачак. Таныш булмаган ят җирләргә йөрмәгез, үзегез белмәгән гөмбәне җыймагыз. Дөньяның төрле хәле бар. Телефоныгыз да һәрчак кесәгездә булсын», - ди ул үзе.

Гөмбәдән тозлы солянка


Моның өчен безгә бер литр үсемлек мае, түгәрәкләп туралган 0,5 кг. баллы борыч, 1,5әр кг. суган, кишер, кыяр, помидор, озынча итеп туралган кәбестә, өч аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы аш серкәсе, 300 гр пешкән гөмбә, тәменчә тоз, борыч, дәфнә яфрагы кирәк булачак. Кызган майда иң элек кишерне кыздырабыз, аңа суган өстибез, берничә минут кыздыргач, кәбестә, шикәр комы салып берәр сәгать пешерәбез. Катнашмага болгар борычы, кыяр, помидор, гөмбә, аш серкәсе, тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз. Барысын бергә тагын 40 минут кайнаткач, банкаларга тутырып куябыз.

Итле гөмбә пирогы
Суга чүпрә, тоз, эреткән ат мае салып, камыр басабыз. Пешереп катырылган гөмбәне майлы чи ит белән бергә иттарткычтан чыгарабыз, шуңа суган турап салабыз, борыч һәм тоз сибәбез. Чи кәбестәне ваклап турап, тоз белән уып, фаршка салып болгатабыз. Эчлек әзер. Кәбестә урынына бәрәңге дә ярый. Пирог пешкәч, өстен ат мае белән майлыйбыз.

Ландыш Гайнуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев