Казанда “Апас” якташлык җәмгыятенең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәк
Юбилей уңаеннан, 27 октябрьдә, башкаланың Ленин исемендәге мәдәният йортында “Апас” якташлык җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган “Бер күрешү – үзе бер гомер!” кичәсе узачак.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
“Менә инде 30 ел Казанда "Апас якташлык җәмгыяте" эшләп килә. Иртәгә 27 октябрь 16.00 сәгатьтә ул үзенең эшчәнлегенә йомгак ясый, Апас районы белән берлектә бәйрәм оештыра. Кызыклы күргәзмәләр, матур концерт карап кайтыйм әле дисәгез, без сезне Казан шәһәренең Ленин мәдәният үзәгендә көтеп калабыз. Керү ирекле. Рәхим итегез!” – дип хәбәр итәләр “Апас” якташлык җәмгыятеннән. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев