Казанда футбол капкасы балага төшкәннән соң җинаять эше кузгатылган
Казанда футбол капкасы балага төшкәннән соң җинаять эше кузгаттылар.
Элегрәк социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, Казанда 12 яшьлек малай күнегүләр вакытында футбол капкасында асылынып калган, әмма конструкция беркетелмәгән һәм аңа төшкән. Малай баш җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше кузгатылган, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүнең башлангыч һәм ахыргы нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушкан.
Чыганак - “Татар-информ”.
фото: magnific.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев