Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кече Болгаер студент егет-кызларын җыйды

Студентлар көне уңаенннан, Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Яшь гомернең кадерен белик» дип аталган кичә узды.

(26 гыйнвар, "Апастово-информ").




Кичәдә студентлар белән бергә өлкән сыйныф укучылары да катнашты.
 

"Студентларның ихлас теләкләрен укучылар бик игьтибар белән тыңлады, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Студент чорының аш-суга булган мәшәкатләре турында белемнәре тикшерелде. Югары сыйныф укучылары исә төрле мавыктыргыч сорауларда сыналды. Аеруча төгәл, тулы җаваплар да яңгырады. Рәсәйдә - Гаилә елы, Татарстан Республикасында - фәнни -технологик үсеш елы буенча биремнәргә дә студентларның бай җаваплары соклану уятты. "һөнәр" дип аталган кроссвордны да яшь буын бик тиз чиште. Студентлар азга гына булса да мәктәп елларына кайткандай булуларын белдерделәр", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев