Кече Болгаерда иҗади кичә узган
Кече Болгаер авылы китапханәсендә китап укучыларның яраткан язучыларының берсе Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан «Туган ягым-яшел бишек» китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.
"Китап укучылар язучының әсәре белән бергә балчакка, яшьлекләренә кайткандай хис иттеләр. Яшел чирәмле аланнарның матурлыгын, елга күлләрдә су кергән чакларны, атлар уйнаклап чапкан тау итәкләрен, каз бәбкәләренең ысылдауларын ,аулак өйләрдәге истәлекләрне, ямле Сабантуйларын барысында искә алып бик сагынып сөйләделәр. Кечкенә Гомәрнең автор булып сөйләгән әсәре үтәдә күңелгә хуш килде. Балалар куңелендәге самими хисләр белән сурәтләнгән әсәр әле дә укучылар тарафыннан еш укылуы язучыга карата кадер хөрмәт хисләрен белдерә. Гомәр Бәшировның әсәрләре бик күп еллар китап укучылар кулыннан төшмәс , яратып укылыр дигән теләктә калыйк", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев