Кече Болгаерда өлкәннәр өчен кичә узды
Өлкәннәр көне уңаеннан, Кече Болгаер китапханәсендә “Тормыш көзегез алтын булсын” исемле әдәби кичә узды.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Китапханәгә матур әдәбият сөючеләр җыелды. Алар төрле бәйгеләрдә катнашты.
“Авылдашлар үзләренең укыган китапларына нигезләнеп, язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр. Тарихи романнарны язучыларны атадылар. Төрле китапларга кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Шулай ук әсәрләргә нигезләнеп, шифалы үләннәрне беләсеңме дигән бәйгедә дә сынатмаган алар. Үләннәрнең исләренә нигезләнеп, исемнәрен тиз генә әйтә алдылар.
“Яшелчә һәм бакча” китабы буенча биремнәр булды. Аларда да югалып калмады өлкәннәр.
Рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып, шигырьләр сөйләп, җырлап, мәзәкләр сөйләп, бик күңелле ял иттеләр.
Соңыннан көзге муллыктан сыгылып торган түгәрәк өстәл артында чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев