Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Китапханәдә «Гаилә – тормыш нигезе» патриотик сәгате узды

2024 ел - Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан район үзәк китапханәсендә чара узды.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе, аны ныгыту процессында китап, китапханә мөһим роль уйный. Китапханәдә «Гаилә – тормыш нигезе» патриотик сәгате узды. Бу хакта район үзәк китапханәсеннән хәбәр иттеләр.
 

“Чараның төп идеясе - гаиләдә җәмгыятьнең төп кыйммәте буларак җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар гаилә турында табышмакларны бик теләп чиштеләр, гаилә кыйммәтләренә багышланган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Балаларны җәлеп иткән иң кызыклы эш – бәйрәм символы - ромашка ясау иде. Балалар «виртуаль китап киштәсе»н өйрәнделәр, анда гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китаплар тәкъдим ителде, аннары үз гаиләләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр”, - ди китапханәче Зарина Шәфигуллина.
 

Яшьләр балигъ булмаганнар эше һәм хокукларын яклау комиссиясе секретаре Лилия Нәбиуллина чыгышын игътибар белән тыңладылар. Барлык катнашучылар да «Ныклы гаилә – ил терәге» китап күргәзмәсе белән таныштылар. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев