Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

”Кояшкай” балалар бакчасында зур эшләр башкарыла.

100 еллык тарихы булган ”Кояшкай” балалар бакчасы бинасының эче дә, тышы да капиталь төзекләнә.

(27 июнь, “Апастово-информ”).

Инде бинаның түбәсе ябылган, тышкы яктан ачык-матур итеп тышланган. Керү юлларын тигезләү, анда брусчатка җәю эшләре бара. Төзекләндерү эшләрен 1 августка төгәлләү планлаштырыла. 150 бала яңа бина бусагасын атлап керәчәк. Төзекләндерү эшләренең суммасы - 70 миллион сум. Хезмәтне “Заман” төзелеш оешмасы алып бара.

“Бакчабыз бөтенләй яңа уңайлыклар ача. Заманча, якты, җылы, уңайлы булачак. Эшне түбәсен алмаштырудан башладык. Эчтәге бүлмәләр тулысынча төзекләндерелә. Иң шатландырганы – азык әзерләү блогы яңарды. Ул бөтенләй башка урында, замана таләпләренә туры китерелеп ясалды. Алдагыдан аермалы буларак, бию залы һәм спорт зал ясадык. Тыштан тирә-юньне әйләндереп алу, бручсатка җәю эшләре дә башланды, капка алмаштырылды. Бакчабызда яңа тормыш хакимлек итәчәк, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Алсу Хәйруллина.


Әти-әниләрне борчыган мәсьәлә дә хәл ителә. Балалар бакчасы янында машиналар кую урыны ясала. Ул бакчаның уен мәйданчыгы белән янәшә булачак. Әлегә урыны тигезләнеп, ком түшәлеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев