“Кояшкай”да – Сабантуй
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында Сабантуй узды
(2 июнь, “Апастово-информ”).
“Күз алдыгызга китерегез: балаларның бәхетле йөзләре, дәртле халык көйләре, төрле төстәге яулыклар һәм уеннар дәрте тулы мәйданчык - безнең бәйрәмебез шундый иде! Сабантуй-язгы эшләр тәмамлануның борынгы бәйрәме, без аны сабыйлар өчен җайлаштырдык. Күңелле, хәрәкәтле уеннар оештырдык, якты образлар тудырдык! Балаларыбыз әти-әниләре белән төрле бәйге-уеннарда бик теләп катнаштылар: кем тизрәк, дип ярыштык, капчык киеп сикердек, аркан тарттык, көндәшләрне җиңәргә тырыштык, йомыркаларны кашык белән сак кына кабып йөгердек, халык көйләренә биедек, милли киемнәрне карадык һәм алар турында сөйләдек. Шәп бәйрәм булды!” – ди бакча мөдире Алсу Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев