Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Контрактчы Апас егете Салават Мингалиев: “Үкенгәнем юк”

Салават Мингалиев 8 ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Салават Мингалиев Апаста туып-үскән. Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Аграр көллияттә һөнәр үзләштергән. Хәрби хезмәткә киткән. Ватан алдындагы бурычын Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә намус белән үтәп кайткан. 3 ел машина йөртүче булып эшләгәннән соң, кабат хәрби кием кияргә карар кылган. 2015нче елда үз теләге белән контракт буенча кабат хәрби хезмәткә киткән.
Салават Мингалиев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан. 2022нче елда Россия Федерациясе Президенты, илебезнең хәрби көчләренең баш командующие Владимир Путиннның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Быел май аенда тагын зур бүләккә “Батырлык өчен” медаленә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев