Коштавылы авылында “Минем беренче намазым” дип исемләнгән тәрбияви чара узды
Коштавылы мәдәният йортында балалар дини гыйлемнәре буенча имтихан тотты.
(16 апрель, “Апастово-информ”).
Балалар өчен әлеге дини, тәрбияви кичә дүрт ел элек башланып киткән иде. Бу юлы да ул бик матур, үзенчәлекле үтте. Бәйрәм балалар тарафыннан яңгыраткан моңлы азан белән башланып китте. Балалар иң элек алты ай дәвамында өйрәнгән догаларын, Коръән кануннарын искә алып, дини гыйлемнәре буенча имтихан тоттылар. Әлеге укулар “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре тарафыннан оештырылган иде.
Бәйрәмнең икенче өлеше Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Биредә батыр каһарманнар искә алынды, махсус хәрби операциядә катнашкан, батырларча һәлак булган егетләребезнең гаиләләренә бүләкләр тапшырылды. Якташларыбыз, Халык артисты Илсур Сафинның, язучы, автор-башкаручы Хәбир Ибраһимның җырларын халык бик җылы кабул итеп, аягурә басып, көчле алкышларга күмде. Бу көнне авыл, мәдәният йорты гөрләп торды. Халык мәдәният йортында матур концерт карап күңеленә ял алса, балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, таганда әйләнде, төрле тәм-томнар белән сыйланды.
Әлеге матур бәйрәм чарасы хакында Коштавылы мәдәният йорты мөдире Тәскирә Хафизова хәбәр итте. Ул әлеге күркәм кичәне үткәргән иганәчеләргә, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләренә барлык авылдашлары исеменнән олы рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев