Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Коштавылында туып-үскән Зәйтүнә әби Әхмәтова вафат булды

Ул 23нче ноябрьдә 95 яшьлек юбилеен каршыларга тиеш иде.

(2 декабрь, «Апастово-информ»)


 

Зәйтүнә әбинең барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Зәйтүнә әбигә шалтыратып 90 яшьлеге белән котлаган идек. Шул вакытта әле зиһене ачык, күңеле шат иде аның. Гомер йомгагын сүтеп, тормыш юлын барлаган иде әбекәй

“Сугыш башланганда дүртенче сыйныфта укый идем. Әтине сугышка алдылар, әнкәй алты бала белән калды. Бер дә уфтанмыйча безне карап-тәрбияләп, бар күңел җылысын биреп үстерде. Авыр, дәһшәтле еллар иде. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтә иде. Түзәргә, сабыр итәргә тырыштык. Әни без мәктәптән кайткан төшкә кычыткан ашы пешереп куя. Шуларны ашагач урамга чыгып чабабыз. Балачагым шулай үтте”, - дип хәтер битләрен ачты Зәйтүнә әби.
Күрше авылга алты километр җәяү йөреп укыган чакларын да, бик яшьли авыр хезмәткә җигелергә туры килгәнен дә - берсен дә онытмаган ул.
-Башта урман кисү эшләрендә катнаштым. Аннан авыл янына тимер юлы эшләргә килделәр. Тимер юллы булуда безнең дә көчебез керде, без ул вакытта таш чыгардык. Чәчү вакытларында җилкәдә егерме биш килограммлы чәчүлек ташый идек, көлтәләр кертә идек. Атлар карадым, атлар җигеп эшләдем, төннәрен кырларда комбайнда да хезмәт итәргә туры килде, - дип дәвам итте өлкән яшьлек елларын искә алып.
Зәйтүнә әби тормыш яры итеп күрше егетен сайлаган. Иңне-иңгә куеп, тормыш авырлыкларын бергә кичереп, илле ел бергә гомер иткәннәр алар, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде иптәше Рафил абый вафатына да шактый вакыт узган. Бүгенге көндә Зәйтүнә әби Арча районында гомер кичерә. Тормышыннан бер дә зарланмый, киресенчә, якыннарының кайгыртуын тоеп, бәхетле картлыкта яшәвен белдерә.
- Хәсияттә яшим, Аллага шөкер, балаларым, килен-кияүләрем, онык-оныкчыкларым - барысы да минем өчен өзелеп торалар, барысы да гаиләле, эшле, шулай булса да миңа игътибарлылар. Кышын кызымда кышласам, җәйне үз йортымда үткәрәм, - ди ул.
Чыннан да, бәхетле, тыныч, хәсиятле картлыкта яшәве - үзе зур сөенеч бит. Балалары, оныклары әниләрен тәбрикләп шигырь дә юллаганнар. Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Әбигә исәнлек, күңел көрлеге телибез.

Әлеге язма Зәйтүнә әбинең 90 яшьлек юбилеенда язылган иде. Урыны җәннәт түрләрендә, рухы шат булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев