Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күкшем авылында фельдшер-акушерлык пункты булачак

“Тиздән бинада төзекләндерү эшләре башланып китәчәк”, - дип белдерде Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова җирлектә узган халык җыенында.

(28 января, “Апастово-информ”). 
 



Соңгы елларда Тутай авылы җирлегендә халыкның көнкүреш шартларын яхшырту һәм уңайлылыклар тудыру максатыннан шактый эшләр башкарылган. Халык җыены барышында җирлек башлыгы Наилә Насретдинова узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында хисап тотты. Көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә үзара салым акчасы, төрле ил һәм республика программаларының ярдәмгә килүен ассызыклап узды, халык исеменнән район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдерде. 
“Үзара салым акчасының зур ярдәмен тоябыз. Әлеге акчаларны, нигездә, юллар салуга, чүплекләрне чистартуга, авыл эчендәге күперләрне төзекләндерүгә, һәйкәлләр булдыруга юнәлтәбез. 2023нче елда үзара салым акчасы юллар салуга сарыф ителде. Шулай ук республика программасы да зур булышлык күрсәтте. “Чиста су” программасы нигезендә 4 км озынлыкта су торбасы яңартылды һәм яңа су башнясы куелды”, – дип таныштырды Наилә Насретдинова. Җирлек башлыгы Күкшем авылы халкына шатлыклы хәбәр – тиздән авылда фельдшер-акушерлык пункты булачагы хакында әйтте. 
“Күкшем авылында фельдшер-акушерлык пункты өчен махсус бина билгеләнде. Якын көннәрдә биредә төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. Бу мәсьәлә үткән халык җыеннарында күтәрелгән иде. Агымдагы елда исә аны тормышка ашыру максаты куелды”, - диде җирлек башлыгы. Ул шулай ук “Нур” хуҗалыгының авыл халкына һәрчак ярдәмгә килүен ассызыклап үтте. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдиновка хөрмәтен белдерде, Рәхмәт хаты тапшырды. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров районда соңгы яңалыклар белән таныштырып узды, халыкның мөрәҗәгатьләрен тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев