Кулланучы әлифбасы: “Әгәр аяк киеме тиешле сыйфатлы булмаса?”
Районның кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Гөлнара Габдрахманова аңлатма бирә.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
- Нинди законнарга таянырга?
Аяк киемен сатып алганда һәм алга таба үз хокукларыңны тормышка ашырганда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законына һәм РФ Хөкүмәтенең “Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук аяк киемен сату үзенчәлекләре бәян ителгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарына таянып эш итәргә кирәк.
Әгәр аяк киеме тиешле сыйфатлы булмаса?
Законның 18нче маддәсе нигезендә кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучы тарафыннан хәбәр ителмәгән булса, үз теләге белән түбәндәге таләпләрнең берсен сайлап алырга хокуклы:
- шул ук маркалы (шул ук модель һәм/яки артикул) башка аяк киеменә алыштыру;
- яңадан исәпләү белән шундый ук товарны башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру;
- аяк киеменең сатып алу бәясен киметү;
- аяк киемендә ачыкланган җитешсезлекләрне киекмәстән бетерү яисә кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны бетерүгә киткән чыгымнарны түләү;
-сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Сатучы кулланучыдан сыйфатсыз аяк киемен кабул итәргә һәм кирәк очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы аяк киеме сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы.
Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта сатучы үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш.
Кулланучы экспертиза үткәргәндә катнашырга хокуклы һәм аның нәтиҗәләре белән килешмгән очракта аларны суд тәрибендә дәгъваларга хокуклы.
Әгәр аяк киеменә экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган очракларда килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш.
Законның 21нче маддәсе нигезендә кулланучы аяк киемендәге кимчелекләрне ачыклаган һәм аны алмаштыру турында таләп куйган очракта сатучы мондый товарны таләп куелган көннән соң 7 көн эчендә, ә өстәмә тикшерү кирәк булган очракта – 20 көн эчендә алмаштырырга тиеш.
Аяк киеме туры килмәгән очракта нишләргә?
- Әгәр аяк киеме формасы, фасоны, төсе размеры буенча туры килмәсә, кулланучы аның сатып алу көнен санамыйча, 14 КӨН ЭЧЕНДӘ (Законның 25нче маддәсе нигезендә) алмаштыру хокукына ия. Тиешле сыйфатлы аяк киемен алыштыру, әгәр аяк киеме кулланылмаган булса, аның товар төре һәм куллану үзлекләре, фабрика ярлыклары, шулай ук товар чегы сакланган очракта мөмкин. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук аяк киеме булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу таләп товарны кире кайтарганнан соң 3 КӨН ЭЧЕНДӘ канәгатьләндерелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев