Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Күз алдымда һаман исән кебек”

10 март көнне районыбыз тагын бер батыр улы белән хушлашты.

Украинада хәрби операция барышында Апастан 40 яшьлек Илнар Әхмәтҗанов батырларча һәлак булды. Тормыш итпәше Майя пар канатын, уллары Марсель һәм Сабир сөекле әтиләрен югалтты.

-Күз алдымда һаман исән кебек. Үзе дә исән-сау әйләнеп кайтуына ышанды. Алга китеш бар, борчылма, җиңү белән кайтырбыз, дип, һәрчак юатып торды. Хыяллары, планнары зурдан иде аның. Алтын куллы да иде бит ул. Шуңа бар нәрсәне үз тырышлыгы белән булдырды. Балыкка йөрергә яратты. Кышын да, җәен дә - ирле-хатынлы балыкка чыгып китә идек. 24нче мартта туган көне булырга тиеш иде, шуңа кадәр кайтып җитәм дип өметләнде, - дип сөйли тормыш иптәше Майя.
Илнар Әхмәтҗанов урта мәктәпне тәмамлагач, башта Тәтештә, соңрак Апаста һөнәри белем ала. Аннан армия сафларына китә. Ике ел Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. 2022нче елның 28нче октябрендә мобилизациягә эләгә. Башта ике айга якын “Казан-Экспо”да хәрби өйрәнүләр узалар. Декабрь ахырында Донецк якларына юлга кузгалалар.
-Гел ут эчендә булды ул. Шалтыратуын зарыгып көтә идек. Узган ел апрель аенда госпитальдән шалтыратты. Яраланган булган. Әгәр исән кайтсам, туры мәчеткә кереп, сәдака салам, аннан капкадан кергәнче, ятып җирне үбәм, дия иде. Яраланып кайткач, нәкъ шулай эшләде дә. Сузылып ятып башта җирне кочты. Кызганыч, туган туфрагына аяк атларга кабат насыйп булмаган. Бер дә үлгән кебек түгел, каядыр еракта йөрер дә, кайтып керер төсле, - ди Майя.
Илнар Әхмәтҗанов мотоукчылар полкында мотоукчы булып хезмәт итә. Сугышның иң кайнар өлешләрендә була ул. Нинди генә кыен вакытлар булса да, егетләр белән бер гаилә булып яшәүләрен, бер-берсен беркайчан да ташламаячакларын гел кабатлап тора.
-Яраланып кайткач та, китәм, китәм дип ашкынды. Баш очында очкан дроннар да, үзәккә үткән салкыннар да туктатмады аны. 27нче февральдә соңгы мәртәбә сөйләштек. Без керәбез, югалтма, диде. 1нче мартта һәлак булды, дип хәбәр иттеләр. Башта Илнар өчен борчылып торсам, инде хәзер башка егетләр өчен ут йотам. Исән-сау гына кайта күрсеннәр иде инде, - дип дәвам итә сүзен Майя.
Илнарның күршесе Дамир Фазлыев та дусты турында хатирәләр уртаклашты. Аның тугры иптәш, ярдәмчел күрше булуы хакында сөйләде.
-Күршем Илнар белән гаиләләр коргач якыннан аралаша башладык. Бергә эшләргә дә туры килде. Бик эшчән, тырыш һәм ярдәмчел иде ул. Сүз бирдеме - үтәмичә калмый. Еракта булса да, хәбәрләшеп тордык. Үлгәнен ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Бик авыр кабул иттем, - ди ул.
Илнар Әхмәтҗановны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелды, җитәкчеләр, дуслары, авылдашлары килде. Аны әти-әнисенең туган авылы Олы Бакырчыда җирләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев