Ленар бабай Әхмәтҗанов: “Газета-журналларны кат-кат укыйм”
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан иде. Әлеге чарада катнашып, Кече Күккүз авылыннан Ленар бабай Әхмәтҗанов та җиләк-җимеш киптергечен отты.
(4 октябрь, «Апастово-информ»)
88 яшендә булса да, үзенә килүче газета-журналларның барысын да бик яратып укып бара ул. Аеруча “Шәһри Казан”ның “Язмыш”, районыбызның “Йолдыз” газеталарына өстенлек бирә. Үзен җиңүчеләр исемлегендә күреп бик куанган.
-“Газета-журналларны яшьтән үк яратып укыйм. Быел да гәҗитләргә күп язылдым. Шуларны укып бетерәм дә, кабат-кабат күзаллап чыгам. Басмалардан тормыш вакыйгалары белән танышып барам. Үземнең улым да махсус хәрби операциядә катнашып, һәлак булды. Шуңа күрә Ил иминлеге өчен көрәшүче егетләрнең язмышлары темалары аеруча күңелемә якын, аларга багышланган мәкаләләрне кат-кат укып чыгам, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев