Ленинград камалышының тере шаһиты Сария апа Сафина күчтәнәчләр алды
Дүртиле авылында гомер кичереп, бүгенге көндә кызларында яшәүче Сария апа Сафина да өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан олы хөрмәт тойды.
(9 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов белән берлектә Сария апага ихлас теләкләрен юллап, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.
“Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дө булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Әни кечкенә энебезне дөньяга китергән генә иде. Аны вагонга күтәреп алып керделәр. Нәни энебезне кулда күтәреп алып кайттык. Монда кайткач, ул вафат булды. Әни авыл буйлап торыр урын эзләде. Иң элек мунча кебек бер кечкенә генә йортка урнаштык. Кыенлыкларны бик күп күрдек”, - дип күңелендә истәлекләрен яңартты Сария апа.
Бүген ул кызлары тәрбиясендә яши. Без Сария апа белән Апаста очраштык.
“Гомер бик тиз уза икән ул. Йөгерә, чаба, дөнья куып сизелми дә калган. Өлкәннәргә булган хөрмәтегез өчен рәхмәт”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев