“Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итү төп бурчыбыз булып кала”
Апаста мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
(1 ноябрь, “Апастово-информ”).
Киңәшмә барышында эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Мәдәният волонтерлары эшчәнлеген тагын да җәелдерү, җирлекләрдә “Каз өмәләре” оештыру бурычы куелды. Декабрь аенда инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар оештыру да эш планына кертелде.
“Авыл тормышы мәдәният хезмәткәренең эшчәнлеге белән нык бәйле. Бәйрәм арасында халыкны ял иттерү сездән тора. Шулай ук махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итү дә төп бурчыбыз булып кала. Һәр мәдәният йортында эш барырга тиеш”, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Киңәшмә күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Юбилейларын билгеләп узучылар хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев