Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр Апас ипиен көтеп ала

Район кулланучылар кооперативы еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады һәм биредә йомгаклау җыелышы узды.

(20 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Җыелышта район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан кулланучылар Союзы җитәкчесе урынбасары Ренат Бикбов катнашты.

Биредә 27 кеше хезмәт куя. Эш ике сменада алып барыла.

“Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Без барыбыз да районда пешерелгән икмәкне яратып ашыйбыз. Икмәк пешерү комбинаты махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм итүгә дә теләп кушыла. Квартал саен гуманитар ярдәм алып барабыз. Чираттагы ярдәм белән февраль аенда бару планлаштырыла. Хәрби егетләребез Апас ипиен сорап ала, алып килгәнне көтеп тора. Исән-сау булыгыз, халкыбыз, районыбыз өчен тәмле ризыклар пешерегез”, - диде Ленар Хантимиров.

Ул шулай ук авылларда күчмә сатулар оештырылуы, автолавка хезмәтенең халык өчен уңайлы булуын да билгеләп узды.

Татарстан кулланучылар Союзы җитәкчесе урынбасары Ренат Бикбов икмәк пешерү комбинатының район халкын ипи, кондитер эшләнмәләре белән тәэмин итүен ассызыклады. Икмәк пешерү комбинатында тәүлегенә уртача тонна ярым продукция - ипи, макарон, кондитер эшләнмәләре җитештерелүен әйтте. Район хезмәтчәннәрен республикада узучы зур форумда катнашырга чакырды.

“Апас икмәк пешерү комбинаты озак еллар район халкын ипи белән тәэмин итә. Хәзер бездә пешерелгән продукцияне күрше район халкы да бик яратып ашый. Көн саен төрле-төрле ипи, батон, төрле кондитер ризыклары пешерелә, макарон эшләнмәләре җитештерелә. Моннан тыш хәләл пилмәннәр ясалына, токмачлар басып киселә”, - дип белдерде хисапчы Эльвира Абдулова.

Нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләр Рәхмәт хатларына лаек булды. Җитәкчеләре Раил Мөхәммәтшин алга таба да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев