Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбызның улы Ислам Хәйретдиновка баян бүләк ителде

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Хәйретдиновның улы Исламга яңа баян бүләк итте.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).



Ислам Хәйретдинов яңа уку елында Апас сәнгать мәктәбенең баян бүлегенә укырга йөри башлаган. Укытучысы Камил Гайнетдинов аның сәләтенә зур ышаныч баглый. Музыкаль бүләкне Ислам бик куанып кабул итте һәм матур итеп баянда уйнап та күрсәтте.
“Апас районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез Руслан Хәйретдинов улының сәнгать мәктәбенә йөрүен, аның яңа баян турында хыяллануын белдереп, хат юллаган иде. Министрыбыз Ирада Аюпова белән сөйләшеп, киңәшеп, Исламның хыялын чынга ашырырга булдык. Исламга уңышлар, сәләтен тагын да арттыруын, ә әтисенең исән-сау, Җиңү белән кайтуын телибез” – диде Ленар Хәкимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев