Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Миңнегаян әби Җәләлиева 90 яшь

Болын-Балыкчы авылында гомер итүче Миңнегаян әби Җәләлиева әниләр көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

11 балага гомер бүләк итеп, 12 баланы тәрбияләп үстергән Герой-Ананы, Татарстаннаң Атказанган терлекчесе исемен горур йөртүче юбилярны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова кайнар котлады, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге, АгроАктив хуҗалыгы, ветераннар Советы да изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев