Миңнемәрьям әби Шәрәфуллина: «Авырлыклар, михнәтләр үзәккә үтте”
Иске Әнәле авылында гомер итүче Миңнемәрьям әби Шәрәфуллина 90 яшьлек олугъ юбилеен каршылады.
(29 июль, “Апастово-информ”).
Акъәбигә гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Сугыш чоры баласы буларак, шул елларның ачысын-төчесен үз өстендә татыган, тормыш юлында очраган бар авырлыкларга бирешми көчле булып кала белгән акъәбиләрнең берсе ул. Ачлы-туклы балачагын, авыр хезмәт белән узган яшьлеген әле дә әрнеп искә ала.
- Җиңү өчен бүген мин ни эшләдем? Мәктәптәге һәр дәресебез шул сорауга җавап бирүдән башланды. Нужа шулпасын күп эчәргә туры килде. Авырлыклар, михнәтләр үзәккә үтте. Ашарга рәтле ризык, кияргә рәтле кием булмады. Черек бәрәңге кәтерен пешереп, алабута ашап тамак ялгый идек, - дип сөйли әбекәй үзе.
Миңнемәрьям әби 38 елга якын Апаста балалар китапханәсендә эшләгән. Тормыш иптәше Нотфулла абый белән 55 ел парлы гомер иткән. Өч ир бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Раил абый тәрбиясендә, хасияттә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Камил акылы, зирәклеге, нык зиһене белән әле дә таң калдыра ул. Олы яшьтә булуына карамастан, бер дә тик утырырга яратмый. Җиләк-җимешен дә җыя, бәйли дә ул, күзлексез китаплар да укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев