Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Мирас” социаль студентлар отряды Апаста эшен башлады

Районга Казан Федераль университеты студентларының “Мирас” социаль отряды килде.

Алар өлкәннәргә булыша, мастер-класслар уздыра, концертлар белән чыгыш ясый. 
 


 “Апас районына килдек. Үз көчебезне файдага сарыф итәрбез дип ышаныбыз”, - диделәр яшьләр. 

 


Студентлар беренче көнне үк Апаста һәм Иске Әнәледә өлкәннәргә кар көрәү эшендә булышты. 
 


“2011 елдан бирле Казан Федераль университеты белән матур гына эшләп киләбез. Районыбыз балалары максатчан юлламалар белән белем ала. Алар студентларны безнең районга җибәрү тәкъдиме белән чыкты. Төрле ярдәм чараларында катнашу өчен яшьләр Апаска килде. Кар көрәү, утын вату, сарайлар сүтү кебек эшләрдә катнашачаклар. Мондый хезмәттәшлеккә без бик шат, эшләребез дә җитәрлек. Авылларда да, район үзәгендә дә булырлар. Бер атна дәвамында изге эшләргә өлеш кертәчәкләр, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев