Морзалар авылының китап укучылары “Без бергә” акциясенә кушылды
Морзалар авылы китапханәсендә, “Без бергә» акциясен дәвам итеп, китапханәнең актив китап укучылары белән берлектә, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр өчен токмач басып кистеләр.
(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Барлык катнашучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм! Илләребез тынычланып, барлык киткән егетләребез исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез”, - ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Морзалар авылының тәмле куллы апалары ясаган өй токмачлары матур савытларда урын алды. Алар бик тиздән егетләребез кулына барып ирешер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев