Морзалар мәктәбе укучылары яңа уку елын башлады
Морзалар мәктәбендә дә яңа уку елының беренче дәресенә чакырып кыңгырау чыңлады
(3 сентябрь, "Апастово-информ").
Укучылар һәм укытучылар коллективы бик күп котлаулар кабул итте. Балалар матур чыгышлары белән сөендерде.
Белем бәйрәмендә ЮХИДИ хезмәткәре Динар Фәйзуллин да катнашты. Ул юлда йөрү кагыйдәләрен укучыларның исләренә төшерде.
"Мәктәпкә килгәндә, кайтканда сак булсагыз иде. Велосипедлар белән килү киңәш ителми. Юл шуклыкларны аңламый", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев