Нурания әби Вәлиева: “ Хөрмәтегез үзегезгә савап булсын”
Югары Балтай авылыннан Нурания әби Вәлиевага 90 яшь тулды.
(8 ноябрь, “Апастово-информ”).
Акъәбигә район башлыгының котлау открыткасы, чәчәк бәйләме, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Нурания әбинең балачагы Олы Бакырчы авылында узган. Югары Балтай авылы егете Филгать абый белән тормыш корып, 5 балага гомер бүләк иткән. Гомере буе колхоз фермасында төрле эшләр башкарган. Кызганычка каршы, тормыш итпәше 57 яшендә вафат булган.
Нурания әби бүгенге көндә кече кызы Гөлфизә апа тәрбиясендә гомер көзләрен ваклый. Әбигә күзләр генә тимәсен, хәрәкәте җитез, зиһене нык, кәефе шөкер итәрлек аның.
“Аллага шөкер, балаларым тәртипле, акыллы булып үстеләр. Бүген аларның игелеген күреп, хасияттә гомер кичерәм. Рәхмәт барыгызга да. Хөрмәтегез үзегезгә савап булсын”, - ди әби үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев