Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Өлкән хезмәттәшебез, танылган журналист Азат Сункишев җәлилчеләр истәлегенә чәчәкләр салды

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне.

(24 август, “Апастово-информ”).


Өлкән журналист, озак еллар “Йолдыз” газетасында эшләгән остазыбыз, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Азат абый Сункишев бүгенге көндә Казанда яши. Ул Апаска кунакка кайтып, район үзәгендәге “Моабит дәфтәре” монументына, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәйкәлләренә чәчәкләр салды.


“Апаска күптән кайткан юк иде. Райондашларым белән кабат очрашуыма бик шат. Җәлилчеләрне, туганым Абдулла Алишны искә алырга кайттым. Бу – минем изге бурычым”, - диде Азат абый.

Җәлилчеләрне искә алу чарасында Апас туган якны өйрәнү музее, район үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм Апас урта мәктәбенең “Юнармиячеләре” катнашты.
Азат абый шулай ук редакциябезгә дә кереп чыкты, хезмәттәшләре белән очрашып, яшьлек чорын, хезмәт иткән елларын искә алды, хатирәләр барлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев