“Өлкәннәр борчуларын үз йөрәгем аша үткәреп, хәлемнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышам”
Кызыл Таудан социаль хезмәткәр Рушания Ильясова өлкәннәргә юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрде.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Ул аеруча яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллану кирәклегенә игътибар итте. Өлкәннәрнең иминлеге - социаль хезмәткәрнең өстенлекле юнәлеше икәнен аңлап, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булырга өндәде.
“Бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый шул. Арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаж булучылар да очрый. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Социаль хезмәткәрләр булып, олы йөрәкле нык ихтыярлы, кешеләрне яратучы, ярдәм кулы сузучы, шатлыгын да, борчуын үз йөрәге аша кабул итә алучылар гына эшли ала. Мин үзем дә бу өлкәдә 25 елга якын эшлим. Эшләү дәверендә кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде. Шулай ук шатлыклы көннәр дә күп булды. Безнең һәр көнебез хезмәттә үтә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә безнең өчен гадәти эш көненә әверелә. Чөнки өлкән кешенең төрле чагы була. Алар еш кына авырыйлар, я булмаса төрле сәбәпләр аркасында борчулы уйлар белән яналар. Ул вакытта алар өчен күзгә-күз карашып сөйләшеп утыру да дәва була. Мин андый вакытта борчуларын үз йөрәгем аша үткәреп, хәлемнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышам. Алар көн дә килүемне зарыгып көтеп алалар. Бик канәгать булып озатып калалар. Йорт эшләрендә һәрдаим булышып торабыз. Кышын кар көрибез, җәй көннәрендә бакча эшләрендә ярдәм итәбез, мунча кертәбез, ашарга пешерәбез, җыештырабыз. Безгә үз теләге белән ярдәм итәргә әзер торучы волонтерлар да булышлык күрсәтә. Минем дә һәрвакыт янәшәмдә уң кулым – волонтерым бар. Ул Алия Борһанова. Нинди генә эш булса да, ул һәрвакыт янәшәмдә, өлкән кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы.
Мин шушы өлкәдә эшләвемә бик канәгать һәм чит кешегә ярдәм итә алуыма бик сөенәм”, - ди Рушания Ильясова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев