Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Олы җанлы, ярдәмчел кеше сез

Хөрмәтле Хатыйп улы Рамазан хәзрәт Әминов! Сезне Апас “Миргасыйм” мәсҗиде хезмәттәшләрегез һәм үзегез укыткан дистәләгән шәкертләрегез, җомга намазына даими йөрүче намаз ияләре исеменнән ихлас күңелебездән олуг юбилеегыз һәм туган көнегез белән тәбрик итәбез.

(3 май, «Апастово-информ»)


Сезне олы остаз буларак, авыл мәсҗиде эшчәнлегендә, аны оештыруда башлап йөрүчеләрнең иң алгы сафында булып мәхәлләгә караган халыкны шәригатебезгә өндәп хезмәт итүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Сез һәр эштә кешелекле, олы җанлы, кече күңелле, һәр кешегә ярдәмчел, үзегезнең үрнәк сыйфатларыгыз, тирән гыйлемегез белән барыбызны да шаккатыручы зат буларак беләбез һәм сезне олылап хөрмәт итәбез.
Юбилеегыз уңаеннан Рамазан хәзрәт сезгә, шулай ук әлеге олуг сыйфатларга ирешергә ярдәм иткән Гөлсем ханыма, балаларыгызга саулык-сәламәтлек, тыныч, тигез тормыш, бәхет-шатлык телибез. Изге эшләргә канатланып йөрергә, безләрне дә шатландырып бер-беребезгә ярдәмләшеп, мәсҗидебезне яңа үрләргә күтәрүдә Аллаһы Тәгалә һичбер вакыт үзенең ярдәменнән ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев