Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Олы Бакырчы авылының сыгылмалы басмасы яңартылды

Олы Бакырчы авылының атаклы сыгылмалы басмасын яңартып куйдылар.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).



Олы Бакырчы авылында игелекле эш башкардылар. Биредә авыл башында урнашкан сыгылмалы басманы яңартып куйдылар.
“Басманың искесен тулысынча сүтеп аттылар. Аның урынына яңа такталар белән яңа басма эшләделәр. Аны матур итеп буяп та куйдылар. Тирә-юне дә чистартылды. Басманы эшләтүдә катнашкан Шәүкәт абыйга, Илгиз Сафинга, Мәхмүт Кәлимуллинга, Рифат Сафинга һәм аларга ярдәм итүче һәркемгә авылдашлар исеменнән чын йөрәктән олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип хәбәр итә Олы Бакырчыдан Гөлфизә апа Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев