Олы Бакырчыда ялга кайтучы яшьләр беренче мәртәбә сайлауларда катнаша
Олы Бакырчы авылында бер төркем яшьләр сайлауларга килделәр.
(16 март, “Апастово-информ”).
Адилә Вафина, Илсаф Тимуршин, Инзил Мөхәммәтҗанов та сайлауларда беренче мәртәбә үз тавышларын бирделәр. Комиссия вәкилләре аларга беренче тапкыр сайлаучылар буларак саллы гына бүләкләр дә әзерләгән иде.
Адилә белән Инзил ялга кайтканнар. Алар Казан каласында белем алалар. Адилә педагогия көллиятендә, Инзил автотранспорт техникумында һөнәр үзләштерәләр. Ә Илсаф укуын тәмамлап, бүгенге көндә Каратун сөт-май комбинатында хезмәт итә.
“Туган илебезне бик яратабыз. Аның киләчәге бәхетле булуын телибез. Безнең тавышыбыз да мөһим булыр дип уйлыйбыз”, - диләр яшьләр.
#ТатарстанАлга
#Татарстан #Россия #Выборы #ВыборыПрезидента #ВыборыПрезидентаТМ24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев