Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Олы Бакырчыда Мәүлет ашы узды

Олы Бакырчы авылында имам Шәүкәт абый Гайнетдинов җитәкчелегендә Мәүлет ашы узды.

(3 октябрь, “Апастово-информ”).


  “Мәҗлескә мәртәбәле кунаклар килгән иде: район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров, Мәркәзебез Казан шәһәренең "Ал таң" мәчете имамы Ирек хәзрәт, мөнәҗәтче Динар Рауф Шәймәрдәнов, "Терәк - Опора" иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Илназ Гыйлемханов, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев катнаштылар.
  Мәҗлесне имамыбыз Шәүкәт абый ачып җибәрде.
  Мәҗлес коръән аятьләре, мөнәҗәтләр белән аралаштырылып барды. "Терәк - Опора" иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Илназ Рафиз улы авылыбызның мәртәбәле кешеләренә "Мактау хатлары" тапшырды”, - дип хәбәр итте Рәшит абый Гыйльметдинов.

  Мәҗлеснең калган өлеше мул табын артында дәвам итте.
  Бу мәҗлеснең иганәчеләре: КФК җитәкчеләре Алмаз Харисов, Илнар Шагабиевлар, Хисамов Шәүкәт абыйлар иде. Мәҗлесне оештыруга булышкан, килгән кунакларга Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев